Язмышлардан узмыш бармы? - Люция Әблиева

Язмышлардан узмыш бармы?

Страниц

25

Год

Уникальный вариант текста:
«Не могу сдержать свои эмоции, они как огонь внутри меня», - думал он, и его сердце сильно забилось в груди. Куда же направить эту энергию? Как преобразовать ее в искусство? Вопросы множатся, и искать на них ответы - моя единственная цель.
Может быть, письменное творчество поможет мне найти истину о себе? Возможно ли написать о настоящей любви, не имея опыта? Столько вопросов, и лишь единицы из них находят свои ответы...

Читать бесплатно онлайн Язмышлардан узмыш бармы? - Люция Әблиева

Фоторәсемнәр Люция Әблиева

Версткалаучы һәм тышлыкны бизәүче Марина Абдуллаева


© Люция Әблиева, 2022


ISBN 978-5-0059-0700-4

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Беренче бүлек


Сәрия диплом алды да практикасын үтәргә дип, курсташы Зиннәт тәмамлаган мәктәпне сайлады. Алар икәүләп 19.. елны каршы алырга бер ай кала, авылга кайтып төштеләр. Сәрияне мәктәптә җыештыручы булып эшләгән тол хатын Халидә апага фатирга урнаштырдылар. Апаның балалары читтә, ялга гына кайтып йөриләр икән. Сәрия ялан кадәр йортка килеп кергәч, гәҗәпләнүен яшерә алмады – башка авыл йортларыннан ул зурлыгы белән генә түгел, затлы өй җиһазлары, зыялы итеп җыештырылуы белән дә аерылып тора иде.

– Халидә апа җаным, бигрәк зур йортыгыз, арып бетәсездер, җыештыра-җыештыра?

– Булганны кая куясың инде? Тән тазалыгыннан аермасын Аллаһ, сәламәт кешегә эш – гимнастика гына бит ул. Балалар да еш кайталар, булган эшне бетереп китәргә тырышалар.

Сәрия юлдан алҗып та, ачыгып та килгән иде. Шуңа күрә, Халидә апаның әзер өстәленнән баш тартмады. Юл сумкасыннан әнисе әзерләп салган күчтәнәчләрне дә бушаткач, өстәл сый-хөрмәттән тагын да сыгылып, кунак көткән кебек булып китте. Ни гаҗәп! Уйларны укыган кебек, ишектән декабрь салкынын ияртеп, озын буйлы ир-ат килеп керде. Халидә апа өстәл яныннан кузгалып, аңа каршы атлады.

– И-и-и, Илгиз улым, нинди җилләр ташлады дүшәмбе көн, бер-бер хәл булмагандыр бит? Илгиз әнисен бик тиз тынычландырды: колхозның идарә утырышына килгән, бары шул гына. Әниле-уллы гөрләшкән арада, Сәрия өстәл артыннан кузгалды да, бүлмә ишегенә сөялеп, Илгизне күзәтте. Ярыйсы гына чибәр, ыспай ир-ат. Райком секретарьлары киеп йөри торган норка бүрегенә караганда, каядыр урында эшләгән кешегә охшап тора.

– Кунак кызы да бар икән!

– Әйе шул, улым. Мәктәпкә практика үтәргә килде. Исеме – Сәрия!

Сәрия бит очларының кызарганын сизсә дә, сер бирергә теләмәде, үткер тавыш белән: «Исәнмесез, абый!» – дип, кулын сузды. «Менә сеңлем дә табылды, шәп бит, ә!» – дип, Илгиз Сәрияне җиңелчә генә кочаклап куйды. Ике арада ниндидер бер җылы дулкын сызылып үткәнен икесе дә тоемлап калды. Нәрсә булды бу?

Табын артында алар бер-берсе белән якынрак танышты. Сәрия Илгизнең авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булып эшләгәнен, утыз яшь булуына карамастан, буйдак икәнлеген белде. Сәрия үзенең күрше район кызы, әти-әнисенең – укытучылар, аңардан башка гаиләләрендә тагын ике ир туганы барлыгы турында сөйләде.

Сер түгел, бишенче курста укыганда кызлар, диплом алыр алдыннан, тормышның икенче ягын да уйлый башлыйлар. Сөйгән ярлары белән табышып, вакытында кавышу, беркемгә дә ят әйбер түгел. Зиннәтнең практикага кайтыр алдыннан: «Сәрия, безнең авыл егетләреннән бу чибәрлегең белән котыла алмыйсың, сине кияүгә алып калачаклар, әзер бул!» – дип, искәртеп куйганы да исендә әле. «Язмыштан узмыш юк, шулай була калса, мин риза!» – дип шаярткан иде ул чакта Сәрия. Бөтен яклап та булган-килгән кебек булса да, аның шәхси тормышында алга китеш бик булмады. Сәрия үзе ошатып, күзе төшеп йөргән егетләр, нишләптер аңардан ераграк йөрде. Үзен ошатканнарына – күңеле төшмәде. Укытучы гаиләсендә үскәнгәме, таләпләр дә югары иде шул.

Иртән Сәрия уянганда, Илгиз район үзәгенә эшкә киткән, Халидә апа сыер саварга чыгып китеп бара иде.