Сугыш хикәяләре - Ахмет Рафиков

Сугыш хикәяләре

Страниц

110

Год

2025

Автор данной книги — ветеран Великой Отечественной Войны, который лично пережил все тяготы и утраты, связанные с этим жестоким конфликтом. Он прошел сложные пути войны, начиная с Калуги и заканчивая Берлином. Первоначально он служил телефонистом, затем стал конным фельдъегерем, а после получения ранения был назначен командиром штурмовой группы, которая непосредственно участвовала в сражениях за столицу нацистской Германии.

События, запечатленные в его произведении, это не просто исторические факты, а глубокие эмоциональные переживания, мысли и стремления простого солдата, который живет чувством долга и преданности своим товарищам. Особую значимость в его рассказах занимает конь, которого автор называет своим "боевым другом". Чтение описания расставания с этим верным спутником оставляет чувственную тяжесть, трудно сдержать слезы, вспоминая о таких связях.

После множества потерь, страданий и разлук приходит долгожданная Победа. Но какие чувства и мечты наполняют сердце солдата в этот исторический момент! Автор помогает читателям увидеть войну не только как битву, но и как сложный путь к свободе, полному потерь, но также и надежды на новую жизнь. Произведение пронизано духом мужества, стойкости и истинной дружбы, позволяющей осознать ценность жизни и дружеских связей даже в условиях войны. Это не просто история, а отражение человеческой души в самые трудные времена, показывающее силу человеческого характера и стремление к лучшему будущему.

Читать бесплатно онлайн Сугыш хикәяләре - Ахмет Рафиков


Шерамыжник

(ат яныннан ычкынасы иде)

Калуга җирендә булды бу хәл. 1943 елның язында без Фаянсовая станциясе белән Букань авылы арасында саклау линиясендә тора идек. Миңа, дивизия штабының фелдъегеренә, 1086 полк штабына барырга туры килде. Ул Которь авылында, зур гына өйгә урнашкан иде. Көн ярыйсы гына салкын, җилләп тә торганлыктан, атны йортка керттем. Анда ике чана да бар, төпләрендә бераз печән дә күренә. Атымны бер чанага бәйләдем дә, авызлыгын салдырып ашарга куштым. Безнең үзебездә печән мәсәләсе бик начар иде. Ә биредә, чана төбендә, безнең атларга көне буе да эләкми торган азык ята. Шуны күргәч ашыкмаска, атны бераз ял иттерергә булдым. «Ашасын әле хайван» – диеп уйланып өйгә кердем.

Өй эче үзара дөнъя хәлләрен сөйлeшеп, тәмәке тартып, бәхәсләшеп утыручы берничә офицер hәм өстәл янында эшләп утыручы писарьләр белeн тулы диярлек. Мин, балта элeрлек, зәп- зәңгәр төтен эчендә утыручыларга күз йөретеп чыктым да, бер читтәрәк скәмия өстендә утырган өлкән лейтенантны күреп, аңа мөрәҗәгатъ иттем. Аннан соң алып килгән пакетларымны старшинага тапшырдым.

– Капитан Ферин ничек анда, күңелсез түгелме аның белән? – диде өлкән лейтенант, миңа карап. (капитан Ферин безнең батальон командиры)– Өлкән лейтенант Бизманнан сәлам тапшыр! Мине белә ул, без аның белән бергә укыган идек.

– Ярый, иптәш өлкән лейтенант, сәләмегезне тапшырырмын, – дидем мин, үзем җылырак булыр диеп мич янына барып терәлдем.

– Менә шунда утырып тор, улым, – диеп, илле яшләр тирeсендәге хуҗабикә миңа бер иске тапчан китереп куйды да,үзе кече якка чыгып ките.

Ике арада ишек ачык иде. Шулвакыт хуҗабикә янына ниндидер чит кеше керде дә, аның белән әкерен генә сөйләшкәннән соң, чыгып китте.

– Кем иде ул, апа? – диде өлкән лейтенант, – нинди кеше, нишләп йөри?

– Әй лә, шерамыжник ул! – диеп селтәде хатын кулын безнең якка карап.

– Шерамыжник? Кем соң ул? – диде икенче офицер.

Хуҗабикә сорауны ишетмәдеме, әллә игътибар итмәдеме, җавап бирмичә мич артына кереп китте. Без дә аптырашып бер – беребезгә караштык. Шунда, өстәл янында утыручы сержант:

– Ул сүзнең йөз утыз еллык тарихы бар, – дип куйды. Без барыбыз да анарга карадык.

– 1812 нче елдагы ватан сугышы вакытында туган ул сүз. Француз гаскәрләренә Мәскәүдән чигенгәндә, үзләре талап, бөлдереп берергән авыллар аша чигенергә туры килгән. Ачлыкка тилмергән Наполеон солдатлары кергән бер йортка икмәк сорап: «Шер-ами» (Милый друг) – диеп мөрәҗәгать итә торган булалар. Шуннан халык аларны «Шерамыжниклар» – дип атый башлаганнар. Шул еллардан бирле хәер сорашучыларны «Шерамыжниклар» диеп йөретә башлаганнар.

– Сержант Асовский, сез фрацуз телен беләсезмени?

– Мин, өлкән лейтенант, җиде тел өйрәнгән идем. Тик аерып алып берсен дә беләм дия алмыйм хәзер, – диде ул, язуын дәвам итеп, – кулланмагач онытыла…

– Алай булгач, аптыраганда сиңа мөрәҗәгать итeргә ярый икән, сержант? Полк командирына тел алып килгән чакларда, ул тәрҗемәче юкка аптырап кала.

– Шулай да мин сезгә Александр Фигнер була алмам, иптәш лейтенант…

– Кем соң ул, Александр Фигнер? – диде арадан кайсыдыр.

– Александр Михайлович Фигнер?!

Старшина: «Шуны да белмисезме?» – дигән шикелле бүлмәдәгеләргә күз йөретеп чыкты. Аннан сөйләп бирде:

– Александр Фигнер, ул халык герое. 1812 елдагы ватан сугышында партизаннар командиры булган. Бик күп телдә сөйләшә белгән. Ә француз, немец, итальян телләрен үз теле кебек яхшы белгән. Напольон армиясе формасына киенеп, иң куркынычлы, җаваплы бурычлар үтәгән. Фрацуз солдатлары, офицерлары арасына кереп, сөйләшеп, бик кыймәтле хәрби мәгълүмәтләр алып кайта торган булган.