Язлар узгач. Стихи. 13 том Шигырьләр - Рузил Фазлыев

Язлар узгач. Стихи. 13 том Шигырьләр

Страниц

45

Год

**Шигърият хисләренең пәйда булуы**

Шигырь, мәхәббәтне чагылдыручы, җан хисләрен урынга урнаштырганда, әкияти һәм мәгънәле мизгелләр тудыра. Кайвакыт ниндидер бераз томанлы, ләкин җылылык тарткан ут, йолдыз булып күкнең зенитында ялтырый. Хисләр сиңа буйсынмыйча, хәвефле һәм шомлы юлларга ашыктырганда, һәм син, кагыйдәләрне күргәнгә, үзеңне хирыс һәм батыграк итеп тоясың.

Бервакыт син «балыкчы» кебек дәвам итәсең — алтын балык тотарга омтылып, хыялыңда матур һәм кызыклы дөньяны тудырырга тырышасың. Төш кебек яраткан дөньяңда алтын таҗлары белән чәкчәк дөньясы ачыла, һәм шул минутларда син бәхетнән «йотасаң» килүен көтәсең, сәнгать белән тулы дөньяда.

Гүзәлләрнең гүзәле, шигырь иҗаты — ул чәчәк таҗы кебек, нәфислек һәм үтә матурлык белән дөньяны бизи. Сүзләрнең әйләнә-әйләнә яңгыравы, шигырь буларак, күңелдә мәхәббәт җырына охшаган. Шигърият бертөрле рухи азык, һәм ул һәрвакыт шәхси, уникаль, һәркемнең хәләте һәм хисләре турында сөйли. Аның магиясе безгә үткәннән килә, киләчәккә илтә, һәм һәр яңгырашы белән йөрәкләребезне яулавын дәвам итә.

Читать бесплатно онлайн Язлар узгач. Стихи. 13 том Шигырьләр - Рузил Фазлыев

© Рузил Фазлыев, 2025


ISBN 978-5-0065-9245-2 (т. 13)

ISBN 978-5-0065-9246-9

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Бер кашык дегет

Кочак җитмәслекләр ни кадәрле,
Олы – кирәк булган эшләрнең.
Тоеп булмый кала җылыларын,
Кабынмыйча калган хисләрнең.
Берәр адым кала барылмыйча,
Барып җитәм генә дигәндә.
Бар күперләр җимерелгән кебек,
Язмыш сынаулары килгәндә.
Адашырга бер юл чаты җитә,
Хаталану өчен ул адымың.
Бозар өчен, күңел халәтләрен,
Бер кашык дегет ул табылыр.
Кесәләрдә кебек кара кашык,
Һәр вакытта якын, яныңда.
Җаен гына көтеп тора кебек,
Кара балын әзер салырга.
Авыр саклау күңелләрдә барсын,
Дегет кебекләрен, бигерәк.
Бер кашыгы җитә бозу өчен,
Шуны аңлау кирәк тизерәк.

Фикер

Мәкаль: Ат дагалаганда
Бака боты кыстырмыйлар.
Шундый бушлык фикер агымында,
Бер карасаң диңгез шикелле…
Килде – китте фикер генә түгел,
Гамәлләрдә шундый бит инде.
Түбәтәйгә кемдер кырын карый,
Яулык инде, бәхәс сәбәбе.
Озын күлмәк сәхнә түрләрендә,
Тик күренә. эчке сәдәбе.
Язган, сөйләгәнне аңламыйча,
Кыек сүзне табып көләләр.
Сүз кешене «бетерергә» мөмкин…
Шуны ахыры начар беләләр.
Хозурлана берәү матурлыкка,
Кемдер саный аны җүләргә.
Сүз иреге, кызыл диплом кебек,
Сәбәп: кеше сүзен бүлә (е) ргә.
Сүз башлары бик тиз онытыла,
Кереп кителә шундый тирәнгә.
Ышанасың… көмеш мөһим түгел,
Эндәшмәүләр – алтын дигәнгә.

Халык кайда

Кай вакытта бушлык каплагандай,
Кеше булмый, хаттә ватсапта.
Иртәләрен уяну ләбаса,
Төшләр күреп төнен ятсак та.
Сәлам бирү, авыр әйбер кебек,
Укыдым дип, тамга куярга.
Тәрәзә ул нигә, карамагач
– Бәлки аны акка буярга.
Сабырлыкның түбәсенә менеп,
Тирә якта күрми кешене.
Кеше хәле белән кызыксынмау,
Юньле кеше әллә эшеме.
Кысылмыйча. бары сәлам белән,
Күрешүләр хәзер, шундый бит.
«Тимер койма» эчләренә кереп,
Кулак кебек яшәп булмый бит.
Сәлам биреп, сәлам ала белеп,
Әдәп дигән әйбер саклана.
Койма аркылы открытка гына,
Ераклашу шуннан башлана.
Саесканны никтер хәтерләтә,
Ялтырыйкка, бушка табыну.
Байлыгыңны – капчыгыңны тотып,
Баш өстеннән юрган ябыну.

Хата ясап

Хатада бар ялгышлары да,
Кайсы олы, кайсы бәләкәй.
Бересен дә аклый торган түгел,
Икесе дә, начар нәмәкәй.
Язган чакта, хәреф хаталары,
Юлда чакта. – «билге» бозыла.
Төзәтмичә аны аклаганда,
Хаталарда гомер узыла.
«Тамчылардан – күлләр…» – диләр,
Хаталардан күңел пычырый.
Язмыш шундый ялгыш кына диеп
Акланучылар очырый.
ДАРУ сүзен әйтәсләр килә,
Кыска итеп яки сузыпмы.
Хата ясап:-«ялгыш булды» диеп,
Алыштырып – ике сузыкны.

Хәтер җебе

Ерак тарихларның түрләренә,
Искә алыр өчен юллар бар.
Сакланганнан өзелмичә калып,
Хәтер җебе исән булганнан.
Кирәк әйбер, исән вакытларда,
Бәйләнешне кора торганы.
Әрвахларга дога юлы булып,
Искә алып, кыла торганы.
Сәлам бирү дуска, якыннарга,
Хәлен белү, ярдәм кирәкнең.
Хәтер җебен, өзелмәсен дисәк,
Ныгытулар аны кирәктер.
Илгә карый, туган якларыңа,
Милләтеңә, дингә, нәселгә.
Хәтер аша, аралашү кебек,
Күңел аша …була дәшергә.
Аның аша, тарихларны белү,
Киләчәккә аны, тапшыру.
Асылы ул җирдә булуларның,
Яшәү өчен көчләр ташкыны ул.
Хәтер – байлык, тапшырыла ала,
Капкаларын… ялгыш япмасак.
Югалмыйча калыр бар булганы,
Хәтер җебен өзми сакласак.
Хисләр бит ул учак кабынгандай,
Бик тиз генә булмый сүндереп.
Ошаса да… ошамаса да
Хисләрне һич булмый күндереп.
Яна икән, җылы тарата ул,
Йә көйдереп ала… яндырып.
Хисләр уты, төзәлмәслек булган,
Күңелләрдә җөйләр калдырып.